«Опека» үзәге психологы метафорик ассоциатив карталар кулланып дәрес үткәрде

2025 елның 15 сентябре, дүшәмбе

15 сентябрь көнне Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә яшүсмерләр белән метафорик ассоциатив карталар кулланып дәрес үткәрелде.

Чара «Гаилә» милли проекты һәм аның составына керүче «Гаиләгә ярдәм» федераль проекты кысаларында оештырылды.

Социаль хезмәтләр алучылар белән дәрес барышында «Йорт» метафорик ассоциатив карталары, лекотеканың йомшак җиһазлары кулланылды. Ахырда балаларга ышаныч телефоны турындагы мәгълүмат белән буклетлар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International