Чистайның «Юлдаш» интернат-йортында флористика буенча мастер-класс узды. Аны социаль тернәкләндерү буенча белгеч Дарья Леонова һәм флорист Алена Плеханова оештырдылар.
Мондый чаралар баш миенең активлыгын саклап калырга, кулларның вак моторикасын үстерергә һәм эмоциональ иминлеккә ярдәм итә.
«Флористика буенча мастер-класста катнашу минем өчен яшьлек хатирәсе һәм киләчәктә иҗат белән шөгыльләнү өчен илһам чыганагы булды», – дип тәэсирләре белән уртаклашты катнашучыларның берсе Вера Нестерова.
Мондый инициативалар өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.