12 сентябрьдә Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләренең һәм белгечләренең һөнәри компетенцияләрен камилләштерүгә юнәлдерелгән чираттагы стажировка мәйданчыгы узды.
Чарада катнашучылар «Арт-терапия методлары белән эмоциональ януны профилактикалау» темасына стажировка үттеләр. «Астра» үзәге директоры Галина Калашникова үзәк буйлап экскурсия уздырды, хезмәт күрсәтү шартлары белән таныштырды һәм нәтиҗәле команда формалаштыру, уникаль эш урыннары булдыру, заманча интерактив җиһазлар кертү, проектларны үстерүгә партнерлык акчалары һәм грантлар җәлеп итү буенча комплекслы һәм системалы эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
«Астра» командасы үз мисалында эчке ресурсларны саклау һәм торгызу сәнгате, үз-үзеңне бәяләү дәрәҗәсен күтәрү, стресс халәтен кисәтү буенча мөмкинлекләр интенсивын тәкъдим итте.