Ютазы районында патриотик чара узды

2025 елның 16 сентябре, сишәмбе

Ютазы районының Урыссу бистәсендә Бөек Ватан сугышы елларында батырларча көрәшкән Советлар Союзы Герое Фатыйх Шәрипов исемен йөртүче урамның бәйрәме булды. Чарага махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре Әлфия Кәримова һәм Фәридә Ибраева, «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучылары чакырылган иде.

Бәйрәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузановның котлавы белән башланып китте. Ул көнне «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруга өлеш керткән кешеләрне бүләкләделәр, локаль сугышларда һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны хөрмәтләделәр. Шулай ук тыл хезмәтчәннәренә аерым игътибар бирелде.

Бу көн бәйрәм генә түгел, ә тарих дәресе, җиребездә тынычлыкны саклап калганнарның истәлеге символына әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International