Инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны комплекслы социаль тернәкләндерү һәм абилитацияләү өчен Татарстанда 19 тернәкләндерү үзәге, шул исәптән 8 дәүләтнеке булмаган оешма эшли. Ел саен аларга 11 меңнән артык балигъ булмаган бала йөри.
2025 елның 8 аенда мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләрендә 7 364 инвалид һәм мөмкинлекләре чикләнгән бала хезмәт алган.
Дәүләт социаль сәясәте, шул исәптән «Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыру, сәламәтлек үзенчәлекләрен исәпкә алып, барлык гражданнар өчен тигез хокуклар тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Тулаем алганда, комплекслы социаль тернәкләндерү системасы балаларга социальләшергә һәм киләчәкне төзергә ярдәм итә. Балалар инвалидлыгын профилактикалау өчен иртә ярдәм системасы эшли. Ул тумыштан алып өч яшькә кадәрге куркыныч төркемендәге балалары булган гаиләләрне озата баруны куздә тота.
Мондый учреждениеләр эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре – җәмгыятькә җайлашу, өлкәннәр тормышына уңышлы интеграция һәм һөнәри юнәлеш бирү. Моның өчен аларда «Безнең тирәдә һөнәр» программасы кулланыла, ул балигъ булмаган баланың яшенә бәйле эш формаларын һәм методларын үз эченә ала.
Бала сәламәтлекне диагностикалаудан һәм һөнәргә мотивациядән аңлы рәвештә үзбилгеләнүгә ярдәм итүче коррекциягә кадәр юл үтә. Тернәкләндерү үзәкләрендә үз-үзеңә хезмәт күрсәтү, компьютер белеме һәм тегү эшенә өйрәтү кабинетлары, остаханәләр һәм теплицалар бар. Бу система халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белән берлектә төзелгән.