Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркемендә мөстәкыйльлекне үстерүгә юнәлдерелгән файдалы чара узды. Социаль эш буенча белгеч Ирина Кожевникова һәм социаль педагог Алена Овсейчик көнкүреш приборлары белән эш итү күнекмәләренә өйрәтү һәм ризык әзерләү процессын үзләштерү максатында танып белү дәресе оештырдылар.
Белгечләр катнашучыларга пешерү өчен кирәкле җайланмаларны күрсәттеләр, һәрбер җайланманың функцияләре һәм алар белән куркынычсыз эшләү кагыйдәләре турында җентекләп сөйләделәр. Эксплуатация буенча инструкцияләргә аерым игътибар бирелде, җайланма белән эш башлар алдыннан документны игътибар белән өйрәнүнең мөһимлеген ассызыкладылар.
Социаль-көнкүреш адаптациясе дәресе «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» юнәлеше буенча региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.