ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2025 ел
чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында бүген Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Алсу Вахитова 9 балигъ булмаган бала өчен флешмоб оештырды. Чараның максаты – шул чор музыкасына мәхәббәт һәм ил тарихка хөрмәт тәрбияләү.

2 июль көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Җиңүнең 80 еллыгына багышланган мастер-класс узды. Дәреснең максаты – иҗатка һәм төрле ял итү эшчәнлегенә кызыксынуны саклау.


1
июль, 2025 ел
сишәмбе

26 июньдә Казан сәүдә-икътисад техникумы базасында «Пешекче» номинациясе буенча «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы узды. Чара Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан, Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты һәм Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге белән берлектә оештырылды.

30 июньдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара IZUM-конференция режимында узды.

30 июнь көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында милли бәйрәм – Сабантуй узды. Социаль хезмәт алучылар кашык белән йөгерү, йомырка белән йөгерү, чүлмәк вату кебек ярышларда актив катнаштылар, җырлар, такмаклар җырладылар, биеделәр.

Бүген Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар район китапханәсендә булдылар.

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Бөек Җиңүгә багышланган «Ә җырлар да сугышты» дигән әдәби-музыкаль кичә узды.

30 июньдә Казанда «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм яшьләр өчен «Без беренче – без бергә» җәйге адаптив интенсивының өченче сменасы старт алды. Проект «Беренчеләр хәрәкәте»нең грант ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Кичә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Җинаять җаваплылыгы һәм куркынычлар» профилактик сәгате узды. Балигъ булмаганнар өчен чараны үзәкнең социаль педагогы Ләйсән Хәйруллина һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәнең өлкән инспекторы, полиция майоры Юлия Кадямова оештырды.

Бүген Лаеш шәһәренең мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Зәйнәп» ак мәчете» җәмигъ мәчетендә булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International