Бүген Әгерҗе районындагы «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы советының күчмә утырышында катнашты. Чараның темасы – «Рухи-әхлакый шәхес формалаштыру нигезе буларак хезмәт тәрбиясе».
Приют директоры урынбасары Резидә Шарычева һәм хезмәт буенча инструктор Александр Егоров приютның хезмәт остаханәләрендә ясалган тәрбияләнүчеләрнең эшләрен тәкъдим иттеләр. Хезмәт тәрбиясе балаларны тернәкләндерүдә һәм социализацияләүдә алдынгы урынны алып тора, социаль тәҗрибә туплауга ярдәм итә.