Алабуга районында «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлек балалары график дизайнер һөнәре белән таныштылар.
Тәрбияче Лилия Кашапова тернәкләнүчеләргә график дизайнерларның әйләнә-тирә мохитне графика чаралары белән бизәүдә махсуслашулары, логотиплар, визиткалар, баннерлар гына эшләп калмыйча, сайтлар да булдырулары турында сөйләде. Шулай ук тәрбияләнүчеләр әлеге һөнәр ияләренең төп эш коралы булып компьютер һәм 3Д-принтер торуын белделәр.
Алынган мәгълүмат катнашучыларның дөньяга карашын киңәйтте.