Балтач районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмасына китерү буенча «Гаилә» илкүләм проекты чаралары дәвам итә. Аларны район үзәк хастаханәсе һәм «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге үткәрә.
Фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләре сәфәр алдыннан пенсионерларга гомуми тикшерү һәм сораштыру үткәрәләр, кан басымын үлчиләр. Өлкән яшьтәге гражданнарны район хастаханәсендә табиб-терапевтлар кабул итә.
Бүгенге көндә проектта Балтач районыннан 886 пенсионер катнашкан, бу 2025 елга гомуми планның 74 % тәшкил итә.