Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында махсус хәрби операциядә катнашучыларга бик теләп ярдәм итәләр. Хәйрия акцияләрендә учреждение хезмәткәрләре дә, социаль хезмәтләр алучылар да катнаша.
Узган атнада интернат-йорт коллективы хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәм: ярмалар, макарон ризыклары һәм тиз әзерләнә торган ашлар җыйды. Алга таба хәрби хәрәкәтләр зонасына җибәрү өчен продуктлар «Мебель фабрикасы» микрорайонының территориаль иҗтимагый советына тапшырылды. Анда махсус хәрби операция башланганнан бирле «Чистай – фронтка» волонтерлык хәрәкәте урнашкан.