«Ышаныч» үзәге «Менталь сәламәтлек» проекты кысаларында чаралар үткәрә

2025 елның 17 сентябре, чәршәмбе

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагыларны көндезге эш белән тәэмин итү, Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проектын гамәлгә ашыру кысаларында 17 сентябрьдә менталь үзенчәлекләре булган кешеләр уникаль инклюзив киңлектә булдылар.

Иҗади очрашу Чаллының талантлы рәссамы Данил Әхмәтшин җитәкчелегендә узды. Социаль хезмәтләр алучылар «Киләчәк шәһәре» мастер-классында катнаштылар. Илһамландыргыч тәҗрибә мастер-класста катнашучыларның барысында да якты тәэсирләр калдырды. Яшьләр энтузиазм белән киләчәк шәһәре турындагы үз идеяләре белән уртаклаштылар һәм бер-берсен илһамландырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International