Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр өчен көзге мастер-класс

2025 елның 17 сентябре, чәршәмбе

Чираттагы иҗади мастер-класс Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында үткәрелде. Наталья Котова җитәкчелегендә монда яшәүчеләр миләш җиләгеннән муенсалар һәм беләзекләр ясады.

«Без еш кына табигый материаллардан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класслар үткәрәбез. Бер дәрес барышында арт-, ретро-, вокалотерапия элементларының ярашуы яхшы нәтиҗәләр бирә: кулларының вак моторикасы, фантазия үсә», – дип сөйли Наталья Котова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International