ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2025 ел
дүшәмбе

2025 ел башыннан Татарстан гаиләләренә 1 214 бүләк комплекты бирелгән, шул исәптән 246 – махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә. Исегезгә төшерәбез, җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә ярдәм итү чарасы 2020 елда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән кертелгән иде.

«Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең изге Феодосий Тотемский чиркәвеннән Александр атакай белән очрашуын оештырды. Чара Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланды.


4
июль, 2025 ел
җомга

Минзәлә районында «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең тегү остаханәсендә дәресләр тәрбияләнүчеләрнең шәхси һәм танып белү сыйфатларын үстерүдә зур әһәмияткә ия. Белгеч җитәкчелегендә балалар җиһазлар белән эш итүнең мөһим кагыйдәләрен, кисү һәм тегү техникасын, заманча тегү машиналарында эшләргә өйрәнәләр, яңа әйберләр ясау өчен тукыма, җеп һәм башка детальләр сайлыйлар.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында кызыклы мастер-класс узды. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар азык-төлектән башмак ясадылар. Иҗат өчен казылык, сыр, зәйтүн, батон һәм яшел салат кулландылар.

3 июльдә Казанның «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Инвалидлыгы булган махсус хәрби операциядә катнашучыларны социаль тернәкләндерү: мультидисциплинар алым практикасы, үзенчәлекләре, нәтиҗәләре» семинары узды.

Татарстан эш бирүчеләре «Россиядә эш» платформасында 44 118 вакансия урнаштырган.

Мәдәни-агарту программасы кысаларында Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының тәрбияләнүчеләре ретротрамвайда шәһәр урамнары буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Бу сәфәр күңел ачу гына түгел, үткәнгә танып белү сәяхәте дә булды.

Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы ярдәмендә, гражданнарның бала туу турындагы карарга йогынты ясый торган факторларын һәм ихтыяҗларын тикшерә.

Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Гөлнара Кәримова район башлыгы һәм «Мин – ул бәхет» клубында катнашучылар белән очрашуда катнашты. Клуб мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләрне берләштерә.

Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә мавыктыргыч чара узды, анда көндезге тору төркемендә катнашучылар «Имаджинариум» уены уйнап, ассоциацияләр һәм хис-кичерешләр дөньясына чумдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International