«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гражданнарны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү дәвам итә

2025 елның 22 сентябре, дүшәмбе

Техник тернәкләндерү чаралары – инвалидлык һәм тормыш эшчәнлегенең башка чикләүләре булган кешеләрнең көндәлек тормышын җиңеләйтү чаралары. Махсус җиһазлар кешеләргә үзләрен мөстәкыйль, мобиль, ышанычлырак хис итәргә мөмкинлек бирә.

«Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен техник тернәкләндерү чараларын прокатлау пункты эшен дәвам итә.

Бүгенге көндә прокат пунктыннан 26 граждан файдаланган. Гражданнарны кирәкле техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү эше дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International