20 сентябрьдә республикада «Татарстан кроссы – 2025» спорт ярышлары узды. Бу үз көчеңне сынап карау, адреналин ташкынын тою һәм фикердәшләрең белән җиңү шатлыгын уртаклашу өчен менә дигән мөмкинлек.
Спорт бәйрәмендә Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр дә актив катнашты. Ярышларда 7 бала, 12 хезмәткәр һәм 7 ата-ана катнашты. Барлык катнашучыларны грамоталар һәм бүләкләр белән бүләкләделәр.
Мондый чаралар балаларны спортка тарта, уңышка этәрә, яшь буынның сәламәт яшәү рәвешенә ярдәм итә.