«Гаилә» илкүләм проектының бер өлеше булган «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре «Китап терапиясе» технологиясен кулланалар.
Китап терапиясе эмоциональ халәтне һәм психик сәламәтлекне яхшырту өчен әдәбияттан файдалануга юнәлдерелгән. Технология өйдә социаль хезмәтләр алучылар белән эшләүдә актив кулланыла. Үзәк белгечләре фикеренчә, китап уку һәм әдәби әсәрләр турында фикер алышу өлкәннәргә юаныч һәм ярдәм табарга гына түгел, ә фикерләүне үстерергә, хәтерне яхшыртырга һәм эчке дөньяны баетырга да ярдәм итә.