Бүген Казанда «Радиоэлектрон аппаратура монтажчысы» номинациясе буенча «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының федераль этабы старт алды. Конкурс Казан радиомеханика көллияте базасында уза.
Чаралар 22-24 сентябрьдә узачак. Конкурс сынауларыннан тыш, программа бик күп кызыклы һәм файдалы чараларны үз эченә ала: түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар, тәҗрибә уртаклашу.
Конкурсның федераль этабында илнең төрле төбәкләреннән 11 кеше катнаша. Республикадан конкурста «АЙСИЭЛ ЭЛЕКТРОНИКС» ҖЧҖнең кулдан монтажлау һәм ремонтлау участогы мастеры Инсаф Сибгатов катнаша.
«Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсы «Кадрлар» илкүләм проектының «Хезмәт кешесе» федераль проекты кысаларында уза. Ярышлар эшче һөнәрләренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы системалы рәвештә эшче һөнәрләренең абруен күтәрү өстендә эшли. Быел 11 номинация буенча төбәк этаплары уздырылды. Татарстаннан катнашучылар федераль этапларда мөмкин булган 20 номинациянең 18ендә тәкъдим ителгән. Татарстанлылар инде зур уңышларга ирештеләр: Рузил Зәкиев «Агроном» номинациясендә җиңүче булды, Азат Сибгатуллин «Слесарь-җыючы» номинациясендә беренче урынны алды, Раил Шакирҗанов «Яшелчәче» номинациясендә бронза призер булды.
Якындагы өч елда Татарстан «Радиоэлектрон аппаратура монтажчысы» номинациясе буенча конкурсның федераль этабын үткәрү үзәгенә әверелде.
Бүген шулай ук «Хезмәт кешесе» Милли премиясен тапшыру тантанасы булды. Премия үзләренең намуслы, фидакарь хезмәтләре белән республика үсешенә һәм чәчәк атуына бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләрне билгеләп үтәргә тиеш.