17 сентябрьдән 29 сентябрьгә кадәр «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының «Икенче старт» махсус номинациясендә федераль этап катнашучылары өчен халык тавыш бирүе уза.
Татарстан Республикасыннан «Метроэлектротранс» МУП Казан метрополитены электропоезды машинисты Станислав Нижегородцев катнаша.
Аның өчен https://2s.vcot.info/ сайтында тавыш бирергә мөмкин.
«Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.