“Яңарыш” шәкертләре сәнгать дөньясына чумды

2026 елның 25 мае, дүшәмбе

Бөгелмәнең “Яңарыш” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Алабугадагы рәссамнар күргәзмәсендә булдылар. Балалар өчен экскурсияне рәссам Фәрит Газизуллин үткәрде. Ул балаларга рәсем сәнгате турында бик илһамланып сөйләде.

–Тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең күбесе төрле кыенлыклар белән очраша. Сәнгать турында ишетү, рәссам күзләре белән дөньяны күрү, үзеңне ниндидер гүзәллекнең бер өлеше итеп тою – болар барысы да дөньяны уңай кабул итүгә, интеллектны үстерүгә һәм иҗади потенциалны ачарга ярдәм итә, – ди тернәкләндерү үзәге белгече Ангелина Воробьева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International