ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2026 ел
җомга

Аксубайның “Хыял” балалар һәм яшүсмерләр приютында Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүгә багышланган чара узды.

Арча районының халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә үрү буенча мастер класс үткәрделәр.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Чистайдагы  “Юлдаш” картлар һәм инвалидлар интернатында яшәүчеләр тарихи урыннарга сәяхәт кылды. 


21
май, 2026 ел
пәнҗешәмбе

21 майда Казанда социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә социаль хезмәтләр алучылар арасында XII Республика шахмат-шашка турниры узды. Чараны Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм министрлыкның Республика ресурс үзәге оештырды.

26 майда республиканың барлык тернәкләндерү үзәкләрендә ачык гаилә / ата-ана көннәре узачак. Мондый чаралар инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар арасында бик популяр.

Алабуга районының мөмкинлекләре чикләнгән “Астра” балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә  социаль өлкә хезмәткәрләре өчен чираттагы белем алу, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу узды. 

Лениногорск районында “Гаилә” илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырылучы “Өлкән буын” федераль проекты ярдәме белән Лениногорск районында “Исток-Башлангыч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында инде биш елдан артык “Театраль остаханә” студиясе уңышлы эшләп килә. 

Чаллы шәһәренең “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгече Әмир Рәҗәпов “Мәгариф: чынбарлык һәм перспективалар” XIV Халыкара ачык педагогия форумында катнашты.

 Россия халыкларының бердәмлеге елы кысаларында Биектау районының “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Альбина Саттарова балигъ булмаганнар өчен “Идел Болгарына сәяхәт” дигән ачык дәрес үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International