“Үзгәреш җиле” социаль-хокукый технологияләре кысаларында Түбән Кама районының “Шәфкать” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Гүзәл Минһаҗева яшүсмерләр өчен “Ксенобиология” дип аталган уен үткәрде.
Катнашучылар фантастик персонажлар рольләрендә үзләрен сынап карадылар. Уен форматы үз-үзеңне бәяләү һәм үз-үзеңне кабул итү өстендә эшләүгә корылган иде. Оештыручыларның максаты – яшүсмерләрнең курыкмыйча хисләрен ачыктан-ачык әйтү иде.