Биектау районының “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Альбина Саттарова һәм Биектау районы буенча “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ башлыгы Алсу Сафиуллина “Тормышыңны сакла” дигән чара үткәрделәр.
Алар балаларга юл-транспорт һәлакәтләре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның нәтиҗәләре турында фильм күрсәттеләр. Балаларга мопедта һәм квадроцикларда йөрү өчен кертелгән чикләүләр турында сөйләделәр. Шулай ук алар хокук бозган өчен әти-әниләрен җаваплылыкка тартачакларын да искә төшерделәр.