Лениногорск яшүсмерләренә якташларының батырлыгы турында сөйләделәр

2026 елның 25 мае, дүшәмбе

Лениногорск районының “Исток-Башлангыч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Мария Исаева “Волонтер” үзәге волонтерлары белән берлектә яшүсмерләр өчен музейлар көненә багышланган чара оештырды. Очрашуның максаты – яшь буынга патриотик тәрбия бирү.

Китапханә хезмәткәрләре Советлар Союзы Геройларына, шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган интерактив музей әзерләгәннәр.Экскурсия барышында яшүсмерләр геройларның хәрби бүләкләре белән таныштылар, сугыш елларындагы ату коралы үрнәкләрен күрделәр. Сталинград сугышы, Курск дугасы, Берлин штурмы турында хәтирә яңартты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International