ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда актив катнаштылар.

«Түбән Кама» милли паркында аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәре өчен җайлаштырылган яңа мәйданчык ачылды. Ул бик матур урында – «Кече бор» туристлык-рекреацион комплексы территориясендә урнашкан.

11 ноябрьдә Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр һөнәри юнәлеш бирү кысаларында ашханәгә экскурсиягә киттеләр.

Вакыйгаларга һәм эшчәнлек төрләренә бай көн 12 ноябрь көнне Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютының мәктәпкәчә төркемендә узды.

«Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Теләче үзәк район хастаханәсе белән актив хезмәттәшлек итә. Әлеге үзара хезмәттәшлек кысаларында үзәк авыл җирлекләрендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне комплекслы медицина тикшерүе өчен район хастаханәсенә китерүне тәэмин итә.

11 ноябрьдә Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре «Һөнәри эшчәнлектә стресска чыдамлык күнекмәләрен формалаштыру» программасы буенча Балинт төркемендә катнаштылар. Чара Министрлыкның Республика ресурс үзәге базасында узды.

Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар белән атлар арасындагы үзара бәйләнешне күздә тоткан инновацион тернәкләндерү программасы уңышлы гамәлгә ашырыла. Иппотерапия, яки дәвалау өчен атта йөрү, сәламәтлегендә төрле үзенчәлекләре булган балаларны торгызуга һәм үстерүгә комплекслы якын килүнең аерылгысыз өлешенә әверелде, алар өчен физик һәм эмоциональ иминлекнең яңа офыкларын ачты.

12 ноябрьдә Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт алучы Евдокия Овчинникова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

12 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә цифрлы грамоталылык буенча индивидуаль дәрес үткәрелде.

#ЮмартСишәмбе – бөтендөнья хәйрия көне, аның төп максаты – хәйриячелек мәдәниятен үстерүгә яңа этәргеч бирү һәм мөмкин кадәр күбрәк кешене игелекле эшләргә җәлеп итү, хәйриячелеккә игътибар җәлеп итү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International