Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләр балалардан Яңа ел открыткалары алдылар

2025 елның 23 декабре, сишәмбе

Яңа ел алдыннан Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына Россиянең төрле почмакларыннан җылы хатлар килде.

Бу хатлар гына түгел, ә балалар үз куллары белән ясаган һәм ихлас теләкләр белән тулы бер тартма Яңа ел открыткалары.

Интернат-йортта яшәүчеләр бергәләп котлаулар укырга җыелдылар. Күпләр рәхмәт күз яшьләрен тыя алмады. Кемгәдер бу открыткалар оныкларын, кемгәдер – балачакларын искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International