«Изгелек» үзәге хезмәтләрен алучылар Яңа ел тамашасында булдылар

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе

24 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар ата-аналары белән «Нур» яшьләр үзәгенә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Яңа ел тамашасына чакырылды.

Бәйрәмне оештыручылар «Гөлчәчәк» татар халык әкияте буенча кызыклы «Тылсымлы чәчәк» спектаклен куйдылар. Тамашачылар татар һәм рус фольклорының байлыгы кушылган әкият дөньясына чумды. Геройлар белән бергә балалар табышмаклар чиштеләр һәм күңелле уеннар уйнадылар. Ахырда дискотека һәм геройлар белән фотосессия оештырдылар.

Чарада 35 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International