Ютазылылар чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җыйдылар

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе

Ютазы районыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясе җибәрелде. Гуманитар йөк җыюда районда яшәүчеләрнең барысы да диярлек катнашты: хәрбиләрнең туганнары, хезмәт коллективлары вәкилләре, эшмәкәрләр, иҗтимагый оешмалар, фермерлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм башкалар.

«Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагылар игелек кухнясы оештырды. Алар гади булмаган кыр шартларында хәрби хезмәткәрләргә ярдәм булачак ашлар һәм тиз әзерләнә торган боткаларны тутырдылар.

Җибәрелгән һәр ярдәм – өйдән сәлам, якыннардан һәм туганнардан җылылык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International