Октябрь–ноябрь айларында эш һәм хезмәткәрләр эзләү буенча hh.ru сайтында «Татпромстан» ҖЧҖендә булган вакансияләр урнаштырылган. Әмма буш эш урыннары булу турындагы тиешле мәгълүмат мәшгульлек хезмәте органнарына бирелмәгән.
16 декабрьдә Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Мәскәү суд районы буенча 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы «Татпромстан» ҖЧҖне РФ Административ хокук бозулар кодексының 19.7 маддәсендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип танырга һәм кисәтү рәвешендә җәза билгеләргә карар чыгарды.
Шуңа бәйле рәвештә Министрлык чираттагы тапкыр халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә мәҗбүри рәвештә мәгълүматны вакытында тапшыру кирәклеге турында искә төшерә.