Шушы көннәрдә Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова социаль хезмәт алучы ата-аналар белән очрашу уздырды. Яшүсмер белән ничек килешергә һәм конструктив диалог күнекмәләрен үстерергә кирәклеге турында сөйләштеләр.
Чара «Ата-аналар кунак бүлмәсе» социаль проекты кысаларында узды.
Очрашуның төп максаты – гаиләдәге конфликтлы хәлләрнең ешлыгын һәм кискенлеген киметү өчен ата-аналарда яшүсмерләр белән конструктив диалог алып баруның гамәли күнекмәләрен формалаштыру.
Чара йомгаклары буенча ата-аналар конструктив диалогның техникаларын үзләштерделәр, аралашудагы еш очрый торган хаталарны танырга һәм төзәтергә өйрәнделәр. Һәр катнашучыга дәрес темасы буенча буклет тапшырылды.