23 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе социаль хезмәт алучылары өчен «Нур» яшьләр үзәге базасында «Гөлчәчәк» татар халык әкияте буенча куелган «Тылсымлы чәчәк» спектаклен карау оештырылды.
Әкият гаҗәеп могҗизалар һәм маҗаралар дөньясына алып китте, анда төп геройларның юлында очраган барлык кыенлыклар дуслык һәм мәхәббәт аша җиңелә. Рус һәм татар халыкларының традицияләре сюжетта гармонияле рәвештә үрелеп, мәдәниятләрнең тарихи бердәмлеген һәм үзара хөрмәтен чагылдыра, ә әкият геройлары спектакльнең характерын ассызыклый.
Социаль хезмәтләр алучылар могҗизага чын күңелдән ышанып, спектакльнең сюжетына чумдылар, төп геройлар белән бергәләп актив хәрәкәткә тартылдылар.