Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә белгечләр яңа инновацион технологияләрне өйрәнүгә зур игътибар бирәләр. Шушы көннәрдә хезмәт буенча инструкторы белгечләр өчен тукыма кисәкләреннән әйбер тегү буенча мастер-класс үткәрде.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Автозавод районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар өчен урамында куркынычсыз тәртип кагыйдәләре буенча уен-сәяхәт оештырдылар. Яшь катнашучылар транспортта, юлда, торак йортларның подъездларында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Чернышевка авыл җирлегенең мәдәният йортындагы 4 нче социаль участогында «Иматон» практик психология институтының иҗади фикерләүне үстерү курсы буенча мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар белән төркемле дәрес үткәрде. Дәрестә 10 социаль хезмәт алучы катнашты.
31 мартта Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының яшь инвалидлары белгечләр Людмила Җамалетдинова һәм Ирина Баранова җитәкчелегендә 22 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә, «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә катнашучыларга бардылар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне профилактикалау өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәне ачыклау һәм гомумиләштерү максатында ведомство карамагындагы оешмалар арасында балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне һәм көч куллануны профилактикалау буенча социаль-тернәкләндерү эшен иң яхшы оештыруга социаль программалар конкурсы үткәрә.
Бөтендөнья сәламәтлек көне алдыннан 5 апрельдән 7 апрельгә кадәр Техник җайга салу һәм метрология буенча федераль агентлык һәм аның карамагындагы оешмалар чираттагы тапкыр «Ышанычлы бул! Сәламәт бул!» дигән Бөтенроссия акциясен уздырачак.
Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Зәңгәр белән кабыз» акциясенә кушылды. Аутизм белән авыручыларга ярдәм итү билгесе буларак, төркемнәрдә иҗади тематик дәресләр узды. Шулай ук үзәк фойесында «Без бары тик башка» видеосы трансляцияләнде, ә хезмәткәрләр #зажгисиним флешмобы оештырды.
Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көненә багышланган чаралар үткәрелде.
Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды «Мәскәү шәһәренең күпбалалы гаиләләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Күпбалалы Россия» бөтенроссия проектын тормышка ашыра. Проект күпбалалы гаиләләрнең уңай образын формалаштыруга һәм гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшырту һәм илдә демографик хәлне яхшырту буенча бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән.
Елена Пресман, Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең музыкаль җитәкчесе, инклюзив белем бирү өлкәсендә «Игелекле Казан» шәһәр премиясендә катнаша. Конкурсның беренче этабы нәтиҗәләре буенча белгеч финалга чыкты.