«Юлдаш» интернат-йортында яшәүчеләр игелек акциясе белән ике учреждениедә булдылар

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

31 мартта Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының яшь инвалидлары белгечләр Людмила Җамалетдинова һәм Ирина Баранова җитәкчелегендә 22 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә, «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә катнашучыларга бардылар.

Игелек һәм игътибар акциясе Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне кысаларында оештырылды. Визитерлар балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә теләкләре язылган кәрзин бүләк иттеләр. Көндезге тору бүлеге карамагындагылар белән бергә «Дөньяны зәңгәр белән кабыз» коллажын бизәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International