24 ноябрь көнне «Гастрономик культура» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ашханә этикеты күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән «Могҗизалар кыры» уены узды.
Арча районы «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең педагог-психологы Айзилә Заһидуллина тәрбияләнүчеләр белән «Мин һәм минем хисләрем» дигән тематик әңгәмә үткәрде. Чара Халыкара толерантлык көненә багышланган иде һәм балаларда дөньяның төрлелегенә хөрмәт тәрбияләүгә, үз хис-кичерешләрен һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең хис-кичерешләрен аңлау күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән иде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән берлектә хезмәткәрләрнең хезмәтенә вакытында һәм тулысынча түләү өлешендә хезмәт хокукларын үтәүне тәэмин итү эшен дәвам итә.
MAX – чит ил аналогларына альтернатива буларак эшләнгән яңа Россия мессенджеры. Ул хәбәрләр һәм медиафайллар алмашу өчен стандарт функцияләр җыелмасын тәкъдим итә, шулай ук төркемле чатлар һәм видео аша шалтыратулар өчен мөмкинлекләрне үз эченә ала.
«Беренчеләр хәрәкәте» волонтерлары Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында акция үткәрде.
Бәйрәм алдыннан «Игелекле эшләр марафоны» булды. Активистлар Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе каршындагы хәрби госпиталендә яраланган сугышчылар янына бардылар, Әлмәттә күчмә консультация уздырдылар һәм МХОда катнашучы гаиләләрдәге балаларның үз-үзләрен деструктив тотышын кисәтү буенча түгәрәк өстәлдә фикер алыштылар. Оешманың өч еллык эшенә багышланган тантаналы чара МХО катнашучылары гаиләләре өчен спектакль күрсәтү белән тәмамланды.
Ведомствоара багланышлар, Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проектын гамәлгә ашыру кысаларында һәм Әниләр көне алдыннан «Эврика» шәһәр мәдәният үзәгендә «Ана йөрәге – мәхәббәт чыганагы» дип аталган күңелне нечкәрткеч программа узды. Чарага Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагылар һәм әниләре чакырылган иде.
Ютазы районының «Атлант» яшүсмерләр-яшьләр комплексында эш кайный. «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы яшь осталар тырышып паракордтан беләзекләр ясыйлар.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Татарстан Республикасының Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча «Беренчеләр хәрәкәте» яшьләр оешмасының җирле бүлекчәсе активистлары белән очрашу узды.
Бу атнада «Батырлар Татарстан геройлары» программасында катнашучы Рәсүл Таспенов Татарстан Республикасының «Россия эше» кадрлар үзәгендә өч көнлек стажировка үтте. «Хакимият органының аерым вәкаләтләрен гамәлгә ашыру» юнәлеше буенча практика кысаларында ул республика кадрлар үзәкләренең структурасы һәм функцияләре белән танышты, Казан шәһәре идарәләрендә булды.