«Кайгырту» социаль приютында һөнәри юнәлеш бирү экскурсияләре дәвам итә

2026 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Алексеевск районында «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр социаль педагог Марина Корнилова белән район прокуратурасында булдылар.

Балаларга төп бүлекләрне күрсәттеләр, күзәтчелек ведомствосының структурасы һәм аның төп функцияләре турында сөйләделәр. Алексеевск районы прокуроры Фәргать Шәйхаттаров белән әңгәмә аеруча кызыксыну уятты, ул практикадагы тарихлар белән уртаклашты, һөнәрдә нинди сыйфатлар һәм белемнәр кирәклеген, кайда профильле юридик белем алырга мөмкин булуын аңлатты.

Мондый очрашулар яшүсмерләргә хокук саклау органнарындагы эш нечкәлекләре турында белергә генә түгел, ә булачак белгечлекне сайлауга аңлы рәвештә якын килергә дә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International