Татарстанда социаль хезмәт күрсәтү системасының иң яхшы хезмәткәрләрен һәм тәэмин итүчеләрен билгеләү максатларында Министрлык Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының республика этабын үткәрә.
Конкурста катнашу өчен документлар 2026 елның 1 апреленә кадәр Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайты аша электрон рәвештә тапшырыла.
Конкурсның республика этабы 2026 елның 1 июненә кадәр уздырыла.
Призерларны бүләкләү 2026 елның II кварталында булачак.
Конкурсны уздыру мәсьәләләре буенча мәгълүматны 8 (843) 598-31-96 телефоны буенча яисә түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Петербург ур., 40 йорт, 205 нче кабинет.