Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте волонтерлары белән берлектә «Юлдаш» көндезге тору төркемендә катнашучылар өчен акрил буяулар белән рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
17 гыйнварда Россиядә Артистлар көне билгеләп үтелә, шуңа күрә балерина ясадылар. Яшьләр үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтә һәм рәсем ясауның яңа техникасын өйрәнә алдылар. Мастер-классның төп моментларыннан берсе «Беренчеләр хәрәкәте» волонтерларының актив катнашуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән дуслык һәм үзара ярдәмләшү атмосферасы булды.
Клубта катнашучыларның иҗади эшләре сәламәтлек мөмкинлекләренең чикләнгән булуы хис-кичерешләрне белдерү өчен киртә булмавын раслады.