Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләр волонтерлардан хатлар алдылар

2026 елның 16 гыйнвары, җомга

«Хат алышу буенча оныклар» бөтенроссия акциясе – «Старость в радость» фонды инициативасы белән уздырыла торган волонтерлык программасы. Акция кысаларында мәктәп укучылары, студентлар һәм битараф булмаган кешеләр интернат-йортларда яшәүче ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә аралашу шатлыгы, җылылык һәм кирәклек хисе бүләк итү өчен кәгазь хатлар һәм открыткалар язалар.

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр дә илнең төрле почмакларыннан волонтерлардан хатлар алды. Һәр адресат конвертны үзе ачып, игътибар белән язылган җылы сүзләрне укый алды. Хатлар олы яшьтәге кешеләр өчен чын бүләк булды.

«Хат алышу буенча оныклар» акциясе – буыннар арасында диалогны үстерүдә һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең социаль изоляциясен киметүдә мөһим адым.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International