Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән педагог-психолог Лилия Лукина ком терапиясе дәресләре үткәрә. Алар балаларга ком һәм кечкенә фигуралар белән уйнап үз хис-кичерешләрен белдерергә ярдәм итә.
Мондый дәресләр вакытында бала үзенең кечкенә дөньясын булдыра, бу аңа үз-үзен яхшырак аңларга, эчке кыенлыкларны җиңәргә һәм үзен борчыган проблемаларны хәл итү юлларын табарга мөмкинлек бирә. Ком терапиясе баланың эмоциональ өлкәсен үстерүгә ярдәм итә, аның коммуникатив күнекмәләрен яхшырта һәм әйләнә-тирә дөньяда үзеңне ышанычлырак хис итәргә ярдәм итә. Бу ысул ярдәмендә балалар үз хисләрен ачыктан-ачык белдерергә һәм үз эчендә гармония табарга өйрәнә.