Мәскәү өлкәсендә IV «Гаиләдә яшәргә һәм тәрбияләнергә» бөтенроссия форумы эше дәвам итә. Форумда Лениногорск районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Елена Әхмәтҗанова да катнаша.
Иртәгә, 5 декабрьдә, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында IV Республика инклюзив балы узачак. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә уза торган чараны «Э-моция» Иҗади инклюзив студиясе тарафыннан «Беренчеләр хәрәкәте»нең төбәк бүлеге белән берлектә оештыра. Чараның партнерлары – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Доверие» хәйрия фонды.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр Чемпион» спорт комплексына чираттагы дәрескә «барды. Тәҗрибәле тренер җитәкчелегендә алар төрле тренажерларда шөгыльләнделәр, өстәл теннисы һәм баскетбол уйнадылар. Вакытны зур файда белән уздыруларыннан канәгать булып, дәртләнеп кайттылар.
4 декабрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Анастасия Туктарова # ЮмартСишәмбе акциясе кысаларында чаралар үткәрде.
Ел саен үткәрелә торган инвалидлар декадасы һәм «Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм» региональ чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Йөрәктән йөрәккә» хәйрия марафонында катнаштылар. Чара сәламәтлеге бозылган балалар тәрбияләүче гаиләләргә матди ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
4 декабрьдә инвалидлар декадасы һәм #ЮмартСишәмбе бөтендөнья инициативасы кысаларында Әлмәт районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хәйрия чарасы узды. Ул менталь үзенчәлекләре булган кешеләр өчен «Ансар» Хәйрия фонды белән берлектә оештырылды.
Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Игелек нурлары» чарасы яшүсмерләр-яшьләр клубында узды. Бәйрәмне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Артем Макаров ачып җибәрде, ул балаларга һәм аларның гаиләләренә сәламәтлек, мәрхәмәтлек һәм могҗизаларга ышаныч теләде. Җылы сүзләргә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина да кушылды.
Инвалидлар декадасы кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге мөдире Лилия Ситдыйкова «Үзенчәлекле балалар өчен азык-төлек кәрзине» хәйрия акциясен башлап җибәрде.
3 декабрьдә Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең Казан җирле бүлеге вәкилләре белән әһәмиятле һәм эчтәлекле очрашу узды.
Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар һәм «көмеш» яшьтәге гражданнар өчен «Энергетик» мәдәният сарае базасында концерт программасы узды. Бу чара инвалидлар ункөнлегенең истәлекле вакыйгасы булды.