«Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Теләче район үзәк хастаханәсе белән берлектә «Гаилә» милли проекты кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәк авыл кешеләрен медицина учреждениеләренә илтү эшен яңадан башлап җибәрделәр.
Көн саен район үзәк хастаханәсенә һәм фельдшер-акушерлык пунктларына профилактик тикшерү һәм диспансерлаштыру узу өчен өлкән яшьтәге гражданнар китерелә. Вакытында диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләре социаль әһәмияткә ия йогышлы булмаган авыруларны вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә.
Бүгенге көндә медицина учреждениеләренә 84 граждан китерелгән.