«Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә кунаклар булды

2026 елның 6 феврале, җомга

Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә патриотик очрашу узды. Кунакта «Тыныч күк йөзе телибез» хәйрия фонды җитәкчесе һәм махсус хәрби операция катнашучысы булды.

МХО катнашучысы алгы сызыктагы сугышчыларның тормышы турында сөйләде. 2022 елның февраленнән башлап алгы сызыкка 40тан артык сәфәр кылган фонд җитәкчесе үзенең гуманитар ярдәм җибәрү тәҗрибәсе белән уртаклашты, балалар өчен аптечкалар җыю буенча мастер-класс үткәрелде.

Мондый очрашулар илһамландыра һәм сугышчыларга ярдәм итүгә ничек өлеш кертергә мөмкин булуын күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International