«Өмет чаткысы» үзәгендә «МультИсток» проектын тормышка ашыралар

2026 елның 9 феврале, дүшәмбе

Арча районының «Өмет чаткысы» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «МультИсток» проекты гамәлгә ашырыла башлады. Проект 2025 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирү конкурсында җиңүче булды.

Грант акчаларына кирәкле җиһазлар, «Мультчемоданчик» – мультфильмнар төшерү студиясе, шулай ук тулы кыйммәтле мультипликацион студия булдыру өчен кирәкле өстәмә җиһазлар һәм материаллар сатып алынган. Проектны гамәлгә ашыру барышында балалар геройлар ясаячак, сюжетны төшерәчәк һәм яңгыратачак, ә аннары мультфильмны монтажлаячак.

Мультерапия баланың иҗади сәләтләрен ачарга, танып белү активлыгын камилләштерергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International