«Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр «Һәркем өчен фән» акциясенә кушылды

2026 елның 9 феврале, дүшәмбе

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Беренчеләр хәрәкәте» юөтенроссия хәрәкәте оештырган «Һәркем өчен фән» акциясендә катнаштылар.

Балалар фән белән кызыксындылар, ачышлары күп өлкәләр үсешенә зур өлеш керткән күренекле галимнәр турында сөйләделәр. Мондый чаралар балаларга белемнәрен киңәйтергә, иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә, киләчәктә фән белән шөгыльләнү теләген уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International