2025 елда Татарстанда яшәүче 274 хатын-кыз Татарстан Республикасының «Россия эше» кадрлар үзәге ярдәмендә үз эшләрен ачу өчен 145 100 сум акча алган. Барлыгы 323 кеше бизнес башлауга субсидия алган.
Үзәк белгечләре булачак эшмәкәрләрне һәр этапта озата баралар: эшчәнлекләрен теркәргә, бизнес-план төзергә, укулар узарга һәм финанс ярдәме алырга ярдәм итәләр.
«Россия эше» кадрлар үзәге директоры Тимур Муллин билгеләп үткәнчә, үзәкнең бурычы субсидия бирү генә түгел, ә кешеләргә үз эшләрен ышанычлы башлап җибәрергә һәм үстерергә ярдәм итү.
Хатын-кызлар еш кына матурлык һәм тәрбия, җитештерү һәм сәүдә, мәгариф һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә бизнес ачалар.
Бизнесны башлап җибәрүдә ярдәм итүдән тыш, хатын-кызлар карьераларын үстерү, уку һәм эшкә урнашу мөмкинлекләре буенча консультацияләр ала.
ТР «Россия эше» кадрлар үзәге