ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның май–июль айларында Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм яшь волонтерлар «Балалар – балаларга. Гаиләгә рәхим итегез» дигән акциядә катнашалар. Проект илнең барлык төбәкләрендә 15 майдан 31 июльгә кадәр узачак. Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган.

28 майда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә инвалид балаларның ата-аналары һәм законлы вәкилләре өчен ачык ишекләр көне узды.

Казанда «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Үзәк психологик-медицина-педагогик комиссия җитәкчесе Наталья Ермолаева белән очрашу узды. 


27
май, 2024 ел
дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортындаа энә савыты ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә катнашучылар эшкә керештеләр.

Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында 24 майда «Когнитив тайпылышлары булган өлкән яшьтәге кешеләр белән өйдә социаль эш практикасы» программасы буенча социаль хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләренең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү буенча стажировка мәйданчыгы узды. Бу инде бу тема буенча икенче чара.

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Гүзәл Минһаҗева «Бәхетле гаилә әлифбасы» клубында «Бәхетле гаилә ресурслары» темасына тренинг дәресен үткәрде.

Лениногорск районында «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Фәридә Шарюкова скандинав йөреше буенча дәрес үткәрде. Чараның максаты – өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны саф һавада таяклар белән йөрү дәресләре аша тернәкләндерү.

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Наталья Емельянова балигъ булмаганнар арасында мәрхәмәтсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында «Аңлашылмаучанлык йомгагын сүтү» дигән дәрес үткәрде.

Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «Гаилә сәгате» дигән танып белү һәм күңел ачу уены узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International