Социаль хезмәтләр алучылар скандинав йөреше белән актив шөгыльләнәләр

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

Лениногорск районында «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Фәридә Шарюкова скандинав йөреше буенча дәрес үткәрде. Чараның максаты – өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны саф һавада таяклар белән йөрү дәресләре аша тернәкләндерү.

Скандинав йөреше җәйге вакытта табигый һәм файдалы процесс. Мондый файдалы йөреш белән теләсә нинди һава торышында шөгыльләнергә мөмкин. Скандинав йөреше барлык яшь категорияләрендәге кешеләр өчен туры килә. Социаль хезмәт алучыларга мондый спорт төре ошый, алар сәламәтләндерү йөрешләренә рәхәтләнеп чыгалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International