Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Наталья Емельянова балигъ булмаганнар арасында мәрхәмәтсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында «Аңлашылмаучанлык йомгагын сүтү» дигән дәрес үткәрде.
Дәрестә 12 бала катнашты. Психолог балаларга тирә-юньдәгеләрнең үтенечләрен тыңларга һәм ишетергә, башка катнашучылардан ярдәм алырга, шулай ук коллективта бергәләп эш итәргә мөмкинлек бирүче күнегүләр башкарырга тәкъдим итте. Балалар уеннарда бик теләп катнаштылар, шул ук вакытта башкаларга да ярдәм итәргә тырыштылар.
Чара ахырында һәркем «Сезнең ышаныч телефоны» дигән буклет алды.