Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр иҗади мастер-класста катнаштылар

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортындаа энә савыты ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә катнашучылар эшкә керештеләр. Энәләр савытын оригиналь итек рәвешендә ясадылар. Аннары бизәрә керештеләр, моның өчен төсле тукымалар, ялтыравыклар, энҗеләр, пайеткалар кулландылар.

Барлык эшләр әзер булгач, Наталья Котова энә савытларының барлыкка килү тарихы, аларның төрле вакытта нинди булуы, нәрсәдән ясалуы турында сөйләде.

Мондый чаралар хәрәкәт активлыгын, танып белү сәләтләрен үстерергә ярдәм итә, өлкәннәрдә кулларның вак моторикасы, фикерләү яхшыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International