«Шәфкать» үзәгендә «Бәхетле гаилә әлифбасы» клубы дәресе узды

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Гүзәл Минһаҗева «Бәхетле гаилә әлифбасы» клубында «Бәхетле гаилә ресурслары» темасына тренинг дәресен үткәрде.

Башта психолог бөтен курсның максатларын һәм темаларын билгеләде, аннары катнашучылар үз балалары белән проблемалы аралашу зоналарын яңгыраттылар. Ачыкланганча, ата-аналар балаларның яшь үзенчәлекләре турында күбрәк белергә, яшүсмер бала белән мөнәсәбәтләрне яхшыртырга телиләр.

Арт-терапевтик күнегүләр, шулай ук «Бумеранг» фильмыннан өзек карау ата-аналарга үз тормышларына, шул исәптән гаилә эчендәге мөнәсәбәтләргә карата актив позицияләренең әһәмиятен ачык күрергә мөмкинлек бирде.

Чара Россиядә Гаилә елы кысаларында, ата-аналарга гаиләдә ата-ана позициясен аңларга ярдәм итү, балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырту максатыннан уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International